«Китап хәзинәләрен эзләп»: уен-сәяхәт (6+)

27 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап хәзинәләрен эзләп» дигән уен-сәяхәт уздырды. 

Китаплар илендә балаларны Убырлы Карчык каршы алды, ул Китаплар патшабикәсе китапханәләрне ябу турында указ чыгарырга җыена икән, димәк, балалар китап укымый башлаган дигән фикергә килгән. Укучылар исә Китаплар патшабикәсе белән берлектә аңа үзләренең чын китап сөючеләр булуларын һәм китапханәләрне ябуга каршы икәнлекләрен исбатлады. Малайлар һәм кызлар китап иле буйлап сәяхәткә кузгалды: алар бик теләп әкият табышмакларын чишеп, әдәби әсәр геройларын атады; «Кем сөйләшә?» уенында тавышлары буенча китап геройларын бик тиз таныдылар; «Әкиятне предмет буенча таны» уеныннан соң, Убырлы Карчыкны үзләренең китап белән дуслыгы нык булуына чын-чынлап ышандырдылар. 

В поисках книжных ..
IMG_20221027_123330
IMG_20221027_120653
IMG_20221027_104337
IMG_20221027_111338

Балалар китапханә һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты. Алар үзләре өчен «формуляр», «стеллаж», «китап саклау», «абонемент», «каталог» кебек яңа терминнарны белде. Укучылар шулай ук шәһәр китапханәләре системасының рәсми сайты белән танышты, анда үзеңә кирәкле китапны табарга һәм аны куллану вакытын озынайтырга, яңалыклар белән танышырга мөмкин булуы турында белде. Сайтның «Туган якны өйрәнү», «Әдәби Чаллы» һ.б. сәхифәләрен карадылар. 

Сәяхәт «Китапханәдә үз-үзеңне тоту» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: